news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" командасы баш тренеры Хавьер Грасия, ялыннан бүленеп, Казанга килгән

Испан тренеры, Казанга клуб белән килешүне өзгән очракта, компенсация мәсьәләсен хәл итәр өчен кайткан.

"Рубин" командасы баш тренеры Хавьер Грасия, ялыннан бүленеп, Казанга килгән
Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). "Рубин" футбол командасы баш тренеры Хавьер Грасия җәйге ялын өзеп, якшәмбедә үк Казанга кайтып төшкән. Бу хакта "Рубин" клубындагы үз чыганакларына таянып, "Спорт-экспресс" басмасы хәбәр итә.

Әлеге басма язуынча, испан тренеры белән килешү өзелсә, клуб аңа берничә елга бүлеп түләү шарты белән 10 миллион евро бурычлы булып калачак. Тренерның Казанга вакытыннан алда кайтып төшүе дә тиз арада шул мәсьәләне хәл итү өчен кирәк, диелә.

Исегезгә төшерәбез, "Рубин" футболчылары 9 июньдә җәйге ялдан чыга һәм икенче көнне үк Австриядә җыеннарын башлый. Ә хәзерге баш тренер белән әлеге компенсация мәсьәләсен хәл итми торып, яңа баш тренерның да исеме билгеле була алмый. Әлеге вазифага "Рубин" белән 2002-2013 елларда җитәкчелек иткән Корбан Бердыев билгеләнергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100