news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" командасы бүген Казанда "Арсенал" белән уйный

Бүгенге матч – командалар арасындагы 23 нче очрашу.

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Бүген  – 29 июльдә, Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 3 нче тур уенына “Казан Арена” стадионында Туланың “Арсенал” командасы белән очраша.Матч 17.30 сәгатьтә башланачак.

Исегезгә төшерәбез, ике уеннан соң бер очко да туплый алмаган “Рубин” турнир таблицасының – 13 нче, “Арсенал” 3 очко белән 8 нче баскычка урнашты.

"Рубин" командасының үз тарихында Туланың "Арсенал"ы белән 22 тапкыр очрашканы бар: 6 матчта – "Рубин", ә 10 уенда Тула футболчылары җиңү яулаган. Моннан тыш 6 матч тигез исәпкә төгәлләнгән. Ә Россия футбол Премьер-лигасы чемпионаты кысаларында  командалар үзара 4 мәртәбә генә очрашты – Казандагы ике уен да "Рубин"ның җиңүе белән төгәлләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100