news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» клубының «Иң шәп футбол сыйныфы!» проекты янәдән мәктәп укучыларын җыя

Үзгәрешләр бәйгенең приз фондында һәм укучыларның билетларын проект сайтында теркәүдә күзәтелә.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Рубин» футбол клубы «Иң шәп футбол сыйныфы!» проектын башлап җибәрә. 15 октябрьдә Казан клубының «Крылья Советов» командасына каршы  Kazan-Arena стадионында үтәчәк уенына билетларны теркәү башлана, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте.

Билетларны теркәү www.rubinkids.ru сайтында башкарыла. Һәр укучы үзенең шәхси кабинетын булдырып, анда билетларны гына түгел, булган очракта абонементны да терки, шулай ук «Рубин»ның өй матчларында уйнаганда үзенең катнашканлыгын да күзәтеп бара ала.

Бәйгенең приз фонды үзгәрешләр кичерә – «Рубин»лылар үткәрә торган мастер-классларга һәм яраткан командалары уенын уңайлы шартларда стадион скайбоксында караудан тыш, «Рубин» футболчыларыннан ачык дәресләр дә булачак.

Әлеге приз кысаларында Казан клубының төп һәм яшьләр составы проект призерларына мәктәп дәресе генә үткәреп калмыйча, аларга истәлекле бүләкләр бирәчәкләр, фотога төшү һәм автографлар калдыру булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100