news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" клубы Иран футболчысы белән килешү төзеде

19 яшьлек футболчыны Корбан Бердыев "Ростов"та эшләгән вакытта ук үз командасында күрергә теләгән.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Казанның “Рубин” футбол клубы Иранның “Зоб Ахан” командасы ярымсакчысы Реза Шекари белән килешү төзегән. Бу хакта клубның рәсми сайты җиткерә.19 яшьлек футболчы Иранның яшьләр җыелмасында чыгыш ясавы белән дә билгеле.
 
Һөҗүм итүче һәм үзәк ярымсакчы позициясендә уйнаучы Реза Шекари 1998 елның 31 маенда Тегеранда туган. “Зоб Ахан” командасы өчен 21 уенда ике гол керткән.
 
Шунысы игътибарга лаек: 19 яшьлек футболчыны Корбан Бердыев узган кышта, “Ростов”та эшләгән вакытта ук, үз командасында күрергә теләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot