news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» клубы бер уенчы өчен 20 миллион сум түләячәк

«Спартак» «Рубин»нан уенчыны кире сатып алу хокукын үзендә калдырды. Бу очракта Мәскәү клубына 4 миллион евро түләячәк.

«Рубин» клубы бер уенчы өчен 20 миллион сум түләячәк
instagram.com/_baks87

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» һәм Мәскәүнең «Спартак» клублары Солтмурад Бакаевның күчүе турында килешү төзеде. Трансфер суммасы 20 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу турыда «Футбол биги» телеграм-каналы хәбәр итә.

20 яшьлек ярымсакчының Мәскәү клубы белән килешүе 2020 елның 30 июнендә гамәлдән чыга, әмма командалар килешү срогы тәмамлануны көтмәскә булган.

Шунысы кызык, «Спартак» командасы «Рубин» уенчысын кире сатып алу хокукын калдырды. Бу Мәскәү клубына 4 миллион еврога төшәчәк.

Хәзерге вакытта уенчының трансфер бәясе 450 мең еврога бәяләнә.

Элегрәк кече Бакаев Instagram челтәрендәге үз аккаунтында «Рубин» уенчысы булуы турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot