news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рубин” Казанда “Әхмәт” командасын җиңде

Корбан Бердыев матч алдыннан командада кадрлар проблемасы булуын әйтте.

“Рубин” Казанда “Әхмәт” командасын җиңде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Бүген Казанда Үзәк стадионда Казан “Рубины” Грозныйның “Әхмәт” командасын җиңде.

Хуҗалар, тәнәфестән соң, матчның 22нче секундында көндәшләренә өч гол кертте. Дубль Сердар Азмун исәбендә, “Рубин” 3:2 исәбе белән җиңде.

Бүген “Рубин”ның көндәше гади булмады – казанлыларны соңгы биш матчта откан, элек “Терек” дип аталган “Әхмәт” командасы иде.

“Рубин”ның баш тренеры Корбан Бердыев матч алдыннан сөйләшүдә командасында кадрлар проблемасы булуын әйтте. “Өч кеше имгәнде, безнең сайланырлыгыбыз юк. Без, финанс чокырыннан чыгып, нәрсәгә барганыбызны белеп бардык, шуңа әзер идек, – диде Бердыев "Безнең футбол" телеканалы эфирында. – "Рубин" футболчылары бүгенге матчта максималь тупланган булырга тиеш”.

Уен алдыннан “Әхмәт”нең баш тренеры Михаил Галактионов, үз чиратында, Казандагы һава шартларының аны борчымавын әйтте.

25 турдан соң “Рубин” активында 31 очко булды. Киләсе турда, 14 апрельдә, казанлылар Пермь “Амкар”ы белән читтә уйнаячак.
“Рубин” (Казан) – “Әхмәт” (Грозный) – 3:2 (0:1).

Голларны Попов (49), Азмун (63, 70) - Митришев (1, 86) кертте. Кисәтелүчеләр: Семенов, Мохаммади, Вилькер (барысы да – “Әхмәт”ләр).

“Рубин”: Джанаев, Кудряшов (Устинов, 83), Гранат, Навас, Сорокин, Кузьмин, Могилевец (Карадениз, 67), Коновалов, Нобоа, Попов, Азмун (Шекари, 77).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100