news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» (Казан) - «Динамо» (Киев) матчында җәмәгать тәртибен 2,5 мең милиционер саклый

Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе шул хакта хәбәр итә

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген 20.30 сәгатьтә Казанның Үзәк стадионында «Рубин» (Казан) - «Динамо» (Киев) футбол командалары арасында башланачак Чемпионнар лигасының төркем этабына караган V туры матчында җәмәгать тәртибен республика башкаласының 2,5 меңнән артык милиционеры саклаячак. Казан шәһәре эчке эшләр идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, «Динамо»ның 70ләп җанатары әлеге матчка киләчәк, алар өчен исә стадионда махсус сектор каралган.

 Командаларның 1/8 финалга чыгу өчен уздырылачак уенын өзеклекләрсез үткәрү максатында, хокук һәм тәртип саклау органнары Үзәк стадионда комплекслы чаралар уздыра: шартлаткыч һәм матчны туктатырлык сәбәпкә китерерлек башка матдәләр булу-булмауны этләр белән кинологлар тикшерә, җинаятьләр һәм терротистик актлар кылырга ниятләре булырлык затларны ачыклау буенча криминаль милиция подразделениеләре оператив чаралар оештыра, диелә идарә хәбәрендә.


 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100