news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» икенче матч рәттән оттырды

Казанлыларга ике тупны Татарстан башкаласы командасының элеккеге уенчылары кертте.

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген Казанның «Рубин» командасы Россия чемпионатының чираттагы үз кырындагы матчта «Сочи» командасына оттырды. Исәп 0:3. Казанлыларга ике тупны Татарстан башкаласы командасының элеккеге уенчылары кертте.

15 сентябрьдә киләсе турда казанлылар Оренбургта бер үк исемдәге команда белән уйнаячак. Казанлылар исәбендә 10 очко калды.Сочи командасы белән матчтан «Рубин»ның төп составы биш футболчысы төрле җыеннарга китәчәк.

«Рубин» (Казань) – «Сочи» (Сочи) – 0:3 (0:1).

Цаллагов (22), Кудряшов (52), Карапетян (93) гол кертте.

Башкиров, Давиташвили – Лагатор, Бурмистров, Заболотный кисәтү алды.

«Рубин»: Дюпин, Степанов, Морокин, Уремович, Данченко, Макаров, Башкиров (Микелтадзе, 76), Иг. Коновалов, Кварацхелия, Давиташвили, Марков (Кьяртанссон, 55).

news_right_1
news_right_2
news_bot