news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» һәм «КАМАЗ» контроль матчта тигез исәпкә уйнады

«Рубин» һәм «КАМАЗ» контроль матчта тигез исәпкә уйнады
Фото: rubin-kazan.ru

Бүген Казанда җирле «Рубин» белән Чаллының «КАМАЗ» командалары арасында иптәшләрчә матч узды.

Беренче тайм тигез исәп белән тәмамланды – 0: 0. Икенче таймда командалар составларын тулысынча алыштырды, нәтиҗәдә исәп 1:1 булды. «Рубин»да - Даниил Моторин, «КАМАЗ»да Антон Рощин гол кертте.

Шунысын да искәртик, казанлыларның 24 июльдә Россия Премьер-лигасы сезонында старт матчлары башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot