news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" Германиягә җыенга килде

Кичә кич Казан уенчылары Ринат Билалетдинов җитәкчелегендә җирле "Локомотив" стадионында беренче күнегүләрен үткәрде

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә кич Казанның "Рубин" клубы футболчылары һәм тренерлар штабы Лейпцигка кыска вакытлы җыенга килде.

Кич белән үк Казан уенчылары Ринат Билалетдинов җитәкчелегендә җирле "Локомотив" стадионында беренче күнегүләрен үткәрде, дип хәбәр итә "Рубин" матбугат хезмәте.

12-15 ноябрьдә узачак кыска вакытлы җыенда икенче Бундеслига командасы «РБ Лейпциг»ка каршы бер контроль матч ниятләнгән. Очрашу 15 ноябрьдә алман клубының «Ред Булл Арена» аренасында уза һәм Мәскәү вакыты белән 15.30да башлана.    

news_right_1
news_right_2
news_bot