news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» генераль директоры җанатарлар белән очрашу оештыра

Бу хакта клубның рәсми сайтында белдерелгән

  (Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Илдар Райманов). Казанның “Рубин” футбол клубы генераль директоры җанатарлар белән очрашу оештыра. Бу хакта клубның рәсми сайтында белдерелгән.
“Хөрмәтле җанатарлар! “Рубин” футбол клубы генераль директоры Айрат Гәрәев белән чираттагы очрашу иртәгә, 23 октябрьдә, “Казань-Арена” стадионының медиаүзәгендә була.
Әгәр клуб җитәкчелегенә сорауларыгыз бар икән, рәхим итегез! Чара 19.30 сәгатьтә башлана”, - дип язылган сайтта.

news_right_1
news_right_2
news_bot