news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рубин”га –“Хапоэль”, ЦСКА га – “Севилья”

Бүген Казан һәм Мәскәү клубларының Ауропа турнирларының язгы этабындагы көндәшләре мәгълүм булды

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Ауропа лигасының 1/16 финалын “Рубин” үз мәйданында Израильнең “Хапоэль” командасы белән башлап җибәрә. Казан клубының көндәше берничә минут элек кенә Швейцариянең Ньон шәһәрендә узган җирәбәдән соң мәгълүм булды.

Ә Чемпионнар лигасында көрәшне дәвам итүче ЦСКА өлешенә бүгенге җирәбә нәтиҗәсендә Испаниянең “Севилья” командасы чыкты. “Рубин”ның бу турнирның төркем этабындагы элекке көндәшләре “Барселона” 1/8 финал ярышларын “Штутгарт” (Германия), “Интер” –“Челси” (Англия) белән уздырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100