Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Рубин”га без бүлеп бирә торган финанс чараларына сыешырга кирәк – ТР Президенты
Бюджет кысаларында алар үз бурычларын үтәргә тиеш, диде Р. Миңнеханов
(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанның “Рубин” футбол клубына, республика бюджетына сыешу өчен, чыгымнарын оптимизацияләү зарур. Бу хакта бүген журналистларга узып баручы ел йомгакларына багышланган традицион Яңа ел алды очрашуында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Искәртеп узабыз, ул шулай ук клубның попечительләр советы рәисе дә булып тора.
Президент билгеләп үткәнчә, рубль курсы төшүе тренерлар һәм спортчылар белән контрактлары булган спорт клубларында чагылыш таба.
“Без әлегә бу мәсьәләләр белән шөгыльләнмәдек. Әмма, ничек кенә булса да, килешү нигезендәге бурычлар бар, әгәр контракт чит ил валютасында булса, без аны үтәргә тиеш, юкса, бу билгеле бер санкцияләр китереп чыгарырга мөмкин. “Рубин”га без бүлеп бирә торган финанс чараларына сыешырга кирәк. “Рубин” арзанлы командалар исәбендә түгел, аның бюджетын арттыру өчен әлегә республиканың өстәмә мөмкинлекләре юк. Бюджет кысаларында алар үз бурычларын үтәргә тиеш”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз