news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» футболчылары Яшел Үзән районы Норлат балалар йортына кунакка килде

Яшел Үзән районы Норлат балалар йортында Казанның «Рубин» клубы спортчылары кунакта булды. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасы яза.

Чара күңелле күнегүләрдән башланды. Балалар футболчылар белән бергә спорт залында уйнады, шөгыльләнде. Клубның талисманы — Руби исемле аждаһа исә бәйрәмгә ямь өстәде.

«Очрашу ахырында кунаклар истәлеккә бүләкләр тапшырды һәм иң кыйммәтлесе — «Рубин»ның чираттагы матчына чакыру алды. Мондый очрашулар балаларны зур хыялларга этәрә һәм спортның чиксез мөмкинлекләрен күрсәтә», – дип сөйләде Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәйсә Миңнуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot