news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчысы Янн М’Вила "Сент-Этьен" клубына күченде

Казан клубы бу хакта әлегә рәсми хәбәр җиткермәсә дә, Франция клубы килешү турында игълан итте.

"Рубин" футболчысы Янн М’Вила "Сент-Этьен" клубына күченде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). Франциянең “Сент-Этьен” футбол клубы “Рубин” командасы ярымсакчысы Янн М’Вила белән килешү төзегән. Казан клубы бу хакта әлегә рәсми хәбәр җиткермәсә дә, Франция клубының рәсми сайтында 2019 елга кадәр төзелгән килешү турында игълан ителде.

Футболчы “Рубин” белән килешүне өзеп, Франциягә ирекле агент буларак күченгән, диелә.

Бу сезонда Янн М’Вила 19 матчта уенга чыкты һәм 2 туп кертте.

Исегезгә төшерәбез, “Рубин” футбол командасының баш тренеры Корбан Бердыев кышкы җыеннарга китәр алдыннан бер төркем чит ил уенчысына – Мориц Бауэр, Рубен Рочина, Максим Лестьенн, Янн М’Вила, Алекс Сонгка башка эш урыны эзләргә кушылуы хакында әйткән иде.

Беренчеләрдән булып Казаннан Мориц Бауэр китеп барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100