news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчысы Тарас Бурлак Самара клубына күченде

Уенчы Казан командасы өчен 34 матчта катнашырга өлгерде.

"Рубин" футболчысы Тарас Бурлак Самара клубына күченде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). “Рубин” футбол командасы сакчысы, 27 яшьлек Тарас Бурлак Самараның “Крылья Советов” клубы белән килешү төзеде һәм Төркиягә җыеннарга оча. Яңа командада ул 90 нчы сан астында чыгыш ясаячак. Бу хакта клубларның матбугат хезмәте җиткерде.

Тарас Бурлак “Рубин” белән 2014 елда килешү төзегән иде. Төп составка эләгә алмаганлыктан, 2015 елның февраленнән 2016 елның маена кадәр аренда хокукларында нәкъ менә “Крылья Советов” өчен чыгыш ясады. “Рубин” өчен Тарас Бурлак барлыгы 34 матчта уенга чыкты.

“Крылья Советов” командасына әйләнеп кайтуыма шатмын. Икеләнеп тормадым. Самара – икенче өем”, – дигән Тарас.

Исегезгә төшерәбез, кышкы тәнәфес вакытында “Рубин”нан Янн М’Вила белән Мориц Бауэр киткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100