Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Рубин» футболчысы Самбрано Киевның «Динамо» клубына күченде
Перу уенчысы 2016 елда Казанга килеп, 21 матчта уенга чыкты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Рубин» командасы сакчысы, 28 яшьлек Карлос Самбрано Киевның «Динамо» командасы белән килешү төзегән. Бу хакта Киев клубы матбугат хезмәте җиткерде.
Яңа командада Самбрано 2 нче номер астында чыгыш ясаячак.
Үз карьерасында Германиянең «Шальке 04», «Санкт-Паули» һәм «Айнтрахт» командаларында чыгыш ясаганнан соң, Перу җыелмасы уенчысы Карлос Самбрано 2016 елда Казанның «Рубин» клубы белән килешү төзегән иде. «Рубин» өчен ул барлыгы 21 уенда катнашты, ә баш тренер итеп Корбан Бердыев билгеләнгәч, составтагы урынын югалтты һәм 2017 елда Грециянең ПАОК клубына арендага бирелде.
Исегезгә төшерәбез, кышкы тәнәфес вакытында «Рубин»нан бер төркем уенчы – Рагнар Сигурдссон, Тарас Бурлак, Мориц Бауэр, Янн М’Вила һәм Мийо Цакташ киткән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз