news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» футболчысы Рагнар Сигурдссон «Ростов» клубына күченде

Исландия уенчысы өчен «Ростов» Россиядә өченче клуб булачак.

«Рубин» футболчысы Рагнар Сигурдссон «Ростов» клубына күченде
Михаил Захаров

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» командасы сакчысы, 31 яшьлек Рагнар Сигурдсон карьерасын «Ростов»та дәвам итәчәк. Бу хакта клубларның матбугат хезмәте җиткерде.

Исландия уенчысы «Рубин»да 2017 елның августыннан аренда хокукларында уйнады – барлыгы 13 матчта катнашты. Ә уенчыга тулы хокуклар Англиянең «Фулхэм» клубына карый иде. «Рогстов» клубыннан хәбәр итүләренчә, уенчы белән тулы хокуклы килешү төзелгән.

Рагнар Сигурдссон өчен өчен «Ростов» Россиядә өченче клуб булачак. «Рубин»га кадәр аның «Краснодар» командасы өчен уйнаганы булды.

Шулай итеп, «Рубин»нан кышкы тәнәфес вакытында 4 футболчы китеп барды. Моңа кадәр Казаннан сакчылар – Тарас Бурлак белән Мориц Бауэр һәм ярымсакчы Янн М’Вила китеп барган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot