news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
"Рубин" футболчысы Мориц Бауэр Австрия җыелма командасына чакыру алды
Казан клубы сакчысының ил җыелмасына беренче тапкыр гына чакырылуы.
Скопировать ссылку
(Казан, 22 август, “Татар-информ”). Австрия футбол берләшмәсе 2018 елгы Дөнья чемпионатына сайлап алу матчларында катнашу өчен 23 футболчыдан торган исемлекне игълан иткән. Исемлектә Казанның “Рубин” командасы сакчысы Мориц Бауэр да бар.
25 яшьлек футболчының Австрия милли җыелма командасына беренче тапкыр гына чакырылуы әле. Мориц Швейцариядә туган, әлеге илнең үсмерләр һәм яшьләр җыелмасы өчен берничә матч та уздырган. Әмма әтисенең Австрия кешесе булу сәбәпле, Мориц Бауэр да Австрия гражданлыгы ала һәм әлеге ил өчен чыгыш ясарга була.
Австрия футболчылары 2 сентябрьдә – Уэльс, 5 сентябрьдә Грузия җыелма командалары белән очраша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot