Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Рубин" футболчысы Мийо Цакташ ике матчтан читләштерелә
Россия футбол союзының махсус комитеты шундый карар чыгарды.
(Казан, 19 май, "Татар-информ"). Россия футбол союзының контроль-дисциплинар комитеты "Рубин" футбол командасы уенчысы Мийо Цакташка карата карар чыгарды. Хорватия ярымсакчысы "Рубин" – ЦСКА матчы вакытында Василий Березуцкийга карата тупас рәвештә кагыйдә бозган һәм уеннан куып чыгарылган иде.
"Тупас уены өчен Мийо Цакташ ике матчтан читләштерелә", – дип белдергән Россия футбол союзының контроль-дисциплинар комитеты башлыгы Артур Григорьянц.
Россия чемпионатының 29 нчы турында кызыл карточка алырлык гамәле өчен җавап тотарга Мийо Цакташ бүгенге утырышка үзе дә чакырылган булган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз