Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Рубин" футболчысы Максим Канунников ил җыелмасына чакыру алды
Исемлектә Чаллы футбол мәктәбендә тәрбияләнгән, заманында "Рубин"да уйнаган Александр Бухаров та бар.
(Казан, 13 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Рубин" футбол командасы һөҗүмчесе Максим Канунников иптәшләрчә очрашуларга әзерлек өчен ил җыелмасына чакыру алган. Россия футбол җыелмасы 24 мартта – Кот-д'Ивуар һәм 28 мартта Бельгия командалары белән контроль матчлар уздыра. Әзерлек 20 мартта башлана.
Ил җыелмасына чакыру алган 27 футболчы арасында "Рубин"нан Грозныйның "Терек" командасына арендага бирелгән ярымсакчы Магомед Оздоев белән Чаллы футбол мәктәбендә тәрбияләнгән, заманында "Рубин"да уйнаган һөҗүмче Александр Бухаров та бар. Хәзерге вакытта Александр "Ростов" командасы өчен чыгыш ясый.
Баш тренер Станислав Черчесов җитәкләгән командага чакырылган футболчылар исемлеге: капкачылар – Игорь Акинфеев (ЦСКА), Александр Беленов («Уфа»), Станислав Крицюк («Краснодар»); сакчылар – Виктор Васин (ЦСКА), Георгий Джикия, Илья Кутепов (икесе дә - «Спартак»), Федор Кудряшов («Ростов»), Роман Нойштедтер («Фенербахче» Төркия), Андрей Семенов («Терек»), Роман Шишкин («Краснодар); ярымсакчылар – Юрий Газинский («Краснодар»), Денис Глушаков, Роман Зобнин, Дмитрий Комбаров, Александр Самедов (барысы да – "Спартак"), Александр Головин, Алан Дзагоев, Марио Фернандес (барысы да – ЦСКА), Александр Ерохин («Ростов»), Юрий Жирков («Зенит»г), Алексей Миранчук ("Локомотив"), Магомед Оздоев («Терек»); һөҗүмчеләр – Александр Бухаров, Дмитрий Полоз (икесе дә - "Ростов"), Артем Дзюба ("Зенит"), Максим Канунников («Рубин»), Федор Смолов («Краснодар»).
Составка үзгәрешләр кертелү ихтималы да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз