news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" футболчысы Магомед Оздоев Грозный клубына күчте

Ярымсакчы "Терек"та аренда хокукларында уйнаячак.

"Рубин" футболчысы Магомед Оздоев Грозный клубына күчте
Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Рубин" футбол командасы ярымсакчысы Магомед Оздоев 2016-2017 елгы сезон азагына кадәр "Терек" клубына арендага бирелде.

24 яшьлек футболчы Казан клубына 2014 елда килеп кушылган иде. Шул вакыттан бирле ул "Рубин" өчен Россия чемпионатында 68 матч уздырды, 8 гол кертте һәм голга китергән 3 нәтиҗәле пас бирде. Магомед Оздоевның "Рубин" составында Россия кубогы ярышларында – 5, Европа лигасында 10 матчта катнашканы булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot