news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчысы керткән гол Россия җыелмасына җиңү яуларга булышмады

Рифат Җамалетдинов ике уен рәттән уңышка ирешә.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Кичә Россиянең яшьләр футбол җыелмасы (U-21) 2019 елгы Европа чемпионатына дүртенче сайлап алу матчында кунакта Сербия командасына оттырды. Исәп – 2:3.

Уенның 82 минутында катнашкан “Рубин” командасы һөҗүмчесе Рифат Җамалетдинов матчның 26 минутында гол кертте. Шунысы игътибарга лаек: Рифат сайлап алу матчларында инде икенче уен рәттән уңышка ирешә. Моңа кадәр булган Австриягә каршы уенда аның голы командага җиңү китерсә, кичәге очрашуда Евгений Бушманов шәкертләре уңышсызлыкка очрады һәм лидерлыкны югалтты.

Хәзер 3 уеннан соң 9 очко туплаган Сербия футболчылары – беренче, 4 матчта 7 очко җыйган Россия җыелмасы икенче урында. Үкчәгә Әрмәнстан футболчылары басып килә – 5 уенда 7 очко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100