news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" футболчысы Илзат Әхмәтов беренче тапкыр Россия яшьләр җыелмасына чакыру алды

19 яшьлек футболчы ил җыелмасы составында Румыния һәм Норвегия командаларына каршы уенга әзерләнәчәк.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Казанның "Рубин" футбол командасы ярымсакчысы Илзат Әхмәтов Россия яшьләр җыелмасына чакыру алды. 19 яшьлек футболчының моңа кадәр ил җыелмасы тренерлары игътибарын җәлеп иткәне юк иде әле.

Россиянең яшь футболчылар җыелмасы Румыния һәм Норвегия командаларына каршы контроль очрашулар уздырырга җыена. Уеннар 24 һәм 28 мартка билгеләнгән. Әлеге матчлар 21-29 мартта Испаниядә уза торган уку-күнегүләр җыены кысаларында үткәрелә.

Илзатка кадәр "Рубин"нан һөҗүмче, 20 яшьлек Рифат Җамалетдинов та яшьләр җыелмасына чакыру алган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot