news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчысы Гекдениз Карадениз өлкәннәргә бәйрәм ашы үткәрде

Хәйрия мәҗлесе Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында узды.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанда "Рубин" футболчысы, "Зәкят" хәйрия фондының даими меценаты Гекдениз Карадениз хәйрия ашы оештырды. Бәйрәм Казанның бер ресторанында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үткәрелде. Чарага Казан шәһәре Идел буе районы репрессия корбаннары оешмасы вәкилләре, инвалидлар һәм "Зәкят" фонды карамагындагы өлкән яшьтәге кешеләр чакырулы иде. Барлыгы 70кә якын кеше килде.

Әбиләрне, бабайларны бәйрәм белән Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм "Зәкят" фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин котлады. Чараны Коръән аятьләрен укып ачып, Илфар хәзрәт Диния нәзарәтенең социаль проектларын тормышка ашыруда саллы өлеш кертеп торучы Караденизга олы рәхмәтен белдерде һәм спортчының ярдәмчесенә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның рәхмәт хатын тапшырды.

Татарстан мөфтие исеменнән өлкәннәрне зәм-зәм суы белән дә сыйладылар.

Өлкәннәрне хөрмәтләү тәбрикләү сүзләреннән соң мәҗлес танылган мөнәҗәтче Ильяс Халиковның концерты белән дәвам итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100