news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары үз мәйданында "Краснодар" командасына оттырды

Уен язмышын Федор Смолов керткән бердәнбер туп хәл итте.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 23 нче турында “Казан Арена” стадионында “Краснодар” командасына оттырды – 0:1. Әлеге уен алдыннан  “Рубин” ил чемпионатында 22 турдан соң 28 очко белән 10 нчы урында барса, “Краснодар” исәбендә 38 очко һәм ул 4 нче урында урнашкан иде.

Беренче таймда кунакларның гол кертер мөмкинлекләре күбрәк булды. Уен башында капкачы белән бергә-бер калган Юрий Газинский тупны капга юнәлтә алмаса, тайм азагында Виктор Классен типкән тупны капка сызыгыннан “Рубин” сакчысы Тарас Бурлак тибеп чыгарды. Болар – кунакларның 100 процент туп кертерлек мөмкинлекләре иде. “Краснодар”ның әле моннан башка да туп кертерлек һөҗүмнәре берничә булды. Әйтик, иң яхшы бомбардирлары Федор Смоловның һөҗүмен капкачы Сергей Рыжиковның осталыгы гына туктатты. Ә “Рубин”ның һөҗүмнәре көндәш капкасы алдында куркыныч тудырырга сәләтле түгел иде.

Уенның икенче таймында Смолов үз мөмкинлегеннән барыбер файдаланды – 57 нче минутта уен язмышын хәл иткән туп кертте. “Рубин”ның яңа чыккан уенчылары да, туктаусыз һөҗүм оештырырга омтылышы да, кунакларның имгәнгән кпкачысы урынын запастагысы алса да, исәп үзгәрешсез калдырды.

24 апрельдә “Рубин” Самарада “Крылья Советов” командасы белән очраша.

Футбол. Россия чемпионаты. 23 нче тур. “Рубин” (Казан) – “Краснодар” (Краснодар) – 0:1 (0:0).
“Рубин”ның составы: Рыжиков, Нәбиуллин, Бурлак, Санчес, Бауэр, Сонг, Мвила (Цакташ, 67), Әхмәтов, Ткачук (Камболов, 67), Лестьенн (Карадениз, 75), Жонатас.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100