news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары үз кырында ЦСКА командасына оттырды

Корбан Бердыев шәкертләре 5 уен рәттән җиңү яулый алмый.

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 18 нче тур уенында Мәскәүнең ЦСКА командасына оттырды.

“Казан Арена” стадионында узган матч кунаклар файдасына 1:0 исәбенә төгәлләнде. Бердәнбер тупны матчның бернче таймына билгеләнгән өстәмә минут төгәлләнеп килгәндә Понтус Вернблум кертте.

Исегезгә төшерәбез, әлеге матч алдыннан берничә көн элек уздырылган ачык күнегүләр вакытында Корбан Бердыев ЦСКА составындагы ярымсакчы Понтус Вернблумның соңгы вакытта позициясен үзгәртеп, үзәк һөҗүмче буларак уңышлы чыгыш ясый башлавына тукталган иде.

«Дөресен әйтим, бу минем өчен ачыш булды. Ул үзенең көчле якларын эшкә җигә. Күп кенә һөҗүмчеләргә аннан үрнәк алырга кирәк, – диде ул вакытта Бердыев. Һәм бүгенге матчта Швеция футболчысы һөҗүмдә шәп уйнавын тагын бер кат исбатлады.

ЦСКА исәп аермасын ике тупка да җиткерә алган булыр иде: соңгы минутларда Бибрас Натхо пенальтины уңышсыз башкарды – “Рубин”ны капкачы Сослан Джанаев коткарды.

Шулай итеп, “Рубин” чемпионаттагы җиңүләрсез сериясен биш матчка җиткерде.

Әлеге җиңүдән соң 32 очко туплаган ЦСКА турнир таблицасының өченче баскычына урнашты. Ә “Рубин” 20 очко белән 11 нче баскычта калды.

2 декабрьдә “Рубин” Мәскәүдә чемпионат лидеры “Локомотив” белән уйный.

Футбол. Россия чемпионаты. 18 нче тур. “Рубин” (Казан) – ЦСКА (Мәскәү) – 0:1 (0:1). Гол: 0:1 – Вернблум, 45.

“Рубин”ның составы: Джанаев, Сигурдссон, Гранат, Сорокин, Камболов, Канунников (Карадениз, 77), Оздоев (Цакташ, 66), Кудряшов, Әхмәтов (Азмун, 58), Бауэр, Мвила. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100