news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары үз кырында "Анжи" командасын тар-мар итте

Бу "Рубин"ның премьер-лигадагы иң зур исәп аермасы белән җиңүе булды.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 7 нче турында “Казан Арена” стадионында Махачкаланың “Анжи” командасын отты. 11252 тамашачыны үзенә җыйган әлеге матч 6:0 исәбе белән төгәлләнде.
 
Шунысы да игътибарга лаек: әлеге уңыш “Рубин”ның премьер-лигада чыгыш ясаган вакытындагы иң зур исәп аермасы белән җиңүе булды.
 
Чемпионатның 7 турыннан соң “Рубин” футбол командасы исәбендә 11 очко бар. Команда әлегә 6 нчы урынга урнашты. 26 августта Корбан Бердыев шәкертләре “Казан Арена”да “Тосно” командасы белән очраша.
 
Футбол. Россия чемпионаты. 7 нче тур. “Рубин” (Казан) – Анжи (Махачкала) – 6:0 (3:0).
 
1:0 – Жонатас, 4 
2:0 – Карадениз, 16 
3:0 – Жонатас, 31 
4:0 – Нәбиуллин, 63 
5:0 – Мвилла, 85 
6:0 – Лестьенн, 86.
 
“Рубин”ның составы: Рыжиков, Кудряшов, Сорокин, Гранат, Нәбиуллин (Сигурдссон, 70), Бауэр, Мвила, Оздоев, Жонатас (Азмун, 46), Карадениз, Җамалетдинов (Лестьенн, 66). 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100