news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары үз ил җыелмаларына җиңү яуларга булышты

2018 елгы дөнья чемпионатына сайлап алу матчлары дәвам итә.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 2018 елда Россиядә узачак футбол буенча дөнья чемпионатына сайлап алу матчлары дәвам итә. Казанның “Рубин” футболчылары үз ил җыелмалары өчен чыгыш ясады.

Казан командасы сакчысы Рагнар Сигурдссон Исландия җыелма командасы составында кичә Төркия футболчыларына каршы уенның башыннан азагына кадәр чыгыш ясады. Төркиядә узган әлеге матч Исландия командасының җиңүе белән төгәлләнде – 3:0. Шулай итеп, Исландия командасы үз төркемендә беренче урынга ныклап урнашты. Дөнья чемпионатында катнашу хокукын турыдан-туры яулар өчен аларга соңгы турда төркем аутсайдеры – Косово җыелмасын отарга кирәк.

“Рубин”ның тагын бер сакчысы – Мориц Бауэрның чыгышын Дөнья чемпионатында күреп булмаячак. Ул уйнаган Австрия җыелмасы кичә төркем лидеры Сербия командасын отса да (3:2), алар дөнья чемпионатында катнашу хокукын югалтты инде. Ә Мориц Бауэр кичәге матчның башыннан азагына кадәр уйнады.

Сүз уңаеннан, бүген Россия футбол җыелмасы Мәскәүдә Көньяк Корея футболчылары белән контроль матч уздыра. Ил җыелмасы белән җыеннарда “Рубин”нан 3 футболчы – Федор Кудряшов, Владимир Гранат һәм Магомед Оздоев та бар. Матч 17.00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100