news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары "Урал" командасына оттырды

Казан клубы сезонда дүртенче тапкыр оттырды.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Казанның "Рубин" футболчылары Россия чемпионатының 10 нчы турында үз кырында Екатеринбургның "Урал" командасына оттырды – 0:1. "Казан Арена" стадионында узган уенда бердәнбер тупны матчның 87 нче минутында Эрик Бикфалви кертте.

Чемпионатта икенче җиңеүн бәйрәм итеп, 13 очко туплаган Екатеринбург клубы 8 нче урынга күтәрелсә, сезонда дүртенче тапкыр оттырган "Рубин" 14 очко белән 6 нчы баскычта калды.

Корбан Бердыев шәкертләре 25 сентябрьдә кунакта "Ахмат" командасы белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100