news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары "Урал" командасы белән уен алдыннан ачык күнегүләр уздырды

Команданың баш тренеры Хавьер Грасия, алда торган уенда 3 очко алырга тырышачакбыз, дип ышандырды.

"Рубин" футболчылары "Урал" командасы белән уен алдыннан ачык күнегүләр уздырды
Рамиль Гали

(Казан, 16 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Казанның "Рубин" футболчылары Соцгородтагы клуб базасында журналистлар өчен ачык күнегүләр уздырды. 18 мартта Екатеринбургта Россия чемпионаты кысаларында "Урал" белән очрашу алдыннан уздырылган күнегүләрдә команданың 20 футболчысы катнашты. Ә аңа кадәр команданың баш тренеры Хавьер Грасия матбугат конференциясендә уенчыларының әзерлегенә бәя бирде.

"Сезонның бу өлешендә "Урал" – уңышка иң нык ирешкән командаларның берсе, чөнки алар тотрыклы уен күрсәтә. Яхшы формада булган  көчле, голлар да кертүче футболчылары – Бикфалфи барлыгын беләбез. Язгы сезонда алар уңышлы уен күрсәтә, кубок ярышларында "Краснодар"ны төшереп калдырды. Апрель башында "Урал"га каршы Россия кубогының ярымфиналында уйнарга туры килүен белсәк тә, алай еракка карамыйбыз. Хәзерге вакытта төп максат – Россия чемпионатында "Урал"га каршы уенда 3 очкога ия булу. Безнең ул 3 очконы бик аласыбыз килә. Шул вакытта алда көтелгән кыска тәнәфескә күтәренке кәефтә китеп, кубок матчына әзерләнеп булачак. Үз уеныбызны яхшыртырга кирәк. Бу – яхшы нәтиҗәгә ышаныч тудырачак", – диде Хавьер Грасия.

Сүз уңаеннан, 19 турдан соң "Рубин" 27 очко белән – 9 нчы, ә 17 очкосы булган "Урал"  12 нче баскычта.

Екатеринбургтагы "Урал"-"Рубин" матчы 18 мартта 14:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100