news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» футболчылары уен кырына түбәтәйдән чыкты

Казанда «Тамбов» командасына каршы матчны махсус 30 август — Татарстан Республикасы көнендә үткәрергә карар кылынган иде.

«Рубин» футболчылары уен кырына түбәтәйдән чыкты
Пресс-служба ФК «Тамбов»

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). Бүген Казанның «Рубин» командасы уенчылары 6нчы турның «Тамбов» командасына каршы матчында уен кырына түбәтәйләр киеп чыкты. Спортчылар 30 август — Татарстан Республикасы көненә шул рәвешле хөрмәт күрсәтте.

Әлеге матч, Республика көнен бәйрәм иткәндә үткәрү өчен, махсус 29 августтан 30 августка күчерелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot