news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары Тулада "Арсенал" командасы белән уйный

Көндәш команда соңгы 5 уенның дүртесендә җиңү яулады.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген – 18 ноябрьдә, Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 17 нче турында Туланың “Арсенал” командасы белән очраша. Тулада узачак “Арсенал” – “Рубин” матчы 19.00 сәгатьтә башлана.

Россия чемпионатының стартында Тула командасы бик үк яхшы чыгыш ясамаса да, соңгы 5 уенның дүртесендә җиңү яулады – “Краснодар” (1:0), “Зенит” (1:0), ЦСКА (1:0) һәм “СКА-Хабаровск” (2:1) командаларын отты.

Россия тарихында “Рубин” командасының “Арсенал” футболчыларына каршы 21 матч уздыруы билгеле: 7 уенда – Казан, дүртесендә Тула футболчылары җиңү яулаган, 10 очрашу тигез исәпкә төгәлләнгән.
Бу сезонның беренче әйләнешендәге Казанда узган матч “Рубин”ның җиңүе белән төгәлләнде – 2:1.

16 турдан соң «Арсенал» 23 очко белән 7 нче, 19 очкосы булган «Рубин» 10 нчы баскычта бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100