Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Рубин" футболчылары Томскида "Томь" командасын җиңә алмады
Россия футбол Премьер-лигасының бүгенге аутсайдер командасына каршы уен 2:2 исәбе белән төгәлләнде.
(Казан, 10 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Рубин" футболчылары Россия чемпионатының 22 нче турында Томскида җирле "Томь" командасы белән очрашты. Чемпионат аутсайдерына каршы уенда Хавьер Грасия шәкертләренә җиңү өчен 2 туп кертү дә җитмәде – 2:2.
Исәпне беренче булып кыр хуҗалары ачты – сакчыларның игътибарсызлыгыннан файдаланып, Алексей Пугин уңышка иреште. "Рубин" беренче таймда ук исәпне тигезли ала иде, әмма Бразилия һөҗүмчесе Жонатас 11 метрдан штраф тибүдә тупны кабат капкага туры китерә алмады. Хәтерләсәгез, моңа кадәрге уенда да – "Урал"га каршы Россия кубогы ярымфиналында Жонатас пенальтины уңышсыз башкарган иде инде.
Икенче тайм башында "Томь" капкасына икенче пенальти билгеләнде. Бу юлы штраф мәйданында Илзат Әхмәтовны ектылар. Максим Лестьенн – 1:1. Әлеге матчта Бельгия уенчысы тагын бер гол кертте. Әмма "Рубин" җиңүне кулдан ычкындырды – мәйдан хуҗаларының сирәк һөҗүмнәренең берсе уен азагына таба гол кертүгә китерде – 2:2.
Хавьер Грасия шәкертләренең җиңүсез сериясе 5 матчка сузылды.
Футбол. Россия чемпионаты. 22 нче тур. "Томь" (Томск) – "Рубин" (Казан) – 2:2 (1:0).
1:0 – Пугин, 14
1:1 – Лестьенн, 47
1:2 – Лестьенн, 79
2:2 – Соболев, 83.
"Рубин"ның составы: Рыжиков, Устинов, Бурлак, Самбрано, Бауэр, Сонг (Рочина, 87, Камболов, Ткачук, Әхмәтов (Карадениз, 68), Лестьенн, Жонатас.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз