Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Рубин" футболчылары "СКА-Хабаровск" командасы белән уенга әзерләнә
Премьер-лигада тәүге сезонын уздыра торган команда белән Казан футболчыларының Россия кубогы ярышларында очрашканы бар иде инде.
(Казан, 12 август, "Татар-информ"). 13 августта Казанның "Рубин" футболчылары Россия чемпионатының 6 нчы турында Хабаровскида "СКА-Хабаровск" командасы белән очраша. Әлеге матч Мәскәү вакыты белән 11.00 сәгатьтә башлана.
"СКА-Хабаровск" Россия футол премьер-лигасында әле тәүге сезонын гына уздыра. Чемпионаттагы беренче уеннар команда өчен уңышсыз булды – Хабаровск футболчылары бер-бер артлы "коры исәп" белән "Зенит", "Арсенал", ЦСКА һәм "Локомотив" командаларына оттырды. Ә 5 нче турда тарихи җиңүен яулады – "Анжи" командасыннан өстен чыкты.
Әлеге команда белән Казан футболчыларының Россия кубогы ярышларында очрашканы бар иде инде: 2015 елда Хабаровскида хуҗалар (2:0), ә 2016 елның көзендә "Казан Арена"да "Рубин" футболчылары җиңү яулады (1:0).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз