news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рубин” футболчылары сезонны җиңелү белән тәмамлады

“Краснодар” – “Рубин” уены исәбе – 1:0.

“Рубин” футболчылары сезонны җиңелү белән тәмамлады
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “Рубин” футболчылары Россия Премьер-лигасының 2018-2019 еллар сезонының соңгы уенында җиңелде. “Рубин”лылар “Краснодар” командасына каршы уйнадылар. Әлеге матч Краснодарда узды.

“Краснодар” командасын җиңүгә китергән бердәнбер голны илле тугызынчы минутта ярымсакчы Виктор Классон кертте.

“Рубин” командасының старт составы.

Капкачы: Егор Бабурин; сакчылар: Данил Степанов, Егор Сорокин, Филип Уремович, Виталий Устинов; ярымсакчылар: Вячеслав Подберёзкин, Игорь Коновалов, Евгений Башкиров, Руслан Камболов, Хорен Байрамян; һөҗүмче: Дмитрий Полоз.

“Рубин” Россия Премьер-лигасының турнир таблицасының унберенче урынында тора. Димәк, Казанның “Рубин” футболчылары киләсе сезонда да әлеге лигада уйнарга хокуклы. Россиянең бу лигасында иң югары дәрәҗәдәге командалар катнаша.

  • Премьер-лигада хәзер уйный торган 16 команданың 12се генә төгәл калачак. Таблицада 13нче һәм 14нче урыннардагылар Россиянең Милли футбол лигасында 3нче һәм 4нче урыннарны яулаган командалар белән көч сынашачак. Шушы уеннарда җиңүчеләр һәм Милли лигада 1нче һәм 2нче урынны яулаучылар киләсе сезонда Премьер-лигада катнашачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100