news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары Самараның "Крылья Советов" командасы белән очраша

Премьер-лига һәм Милли футбол лигасында уйнаучы ике команда Россия кубогының чирек финалына чыгу өчен көч сынаша.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 25 октябрьдә Казанның “Рубин” футболчылары “Казан Арена” стадионында Самараның “Крылья Советов” командасы белән уйный. Премьер-лига һәм Милли футбол лигасында уйнаучы ике команда Россия кубогының чирек финалына чыгу өчен – кубок ярышларының 1/8 финал раундында көч сынаша.

“Хәзер без – төрле котыпта. Бердыев командасы, Европа лигасында уйнау хокукын биргәнлектән, Россия кубогын яулар өчен бар көченә уйнаячак. Ә безнең максат – үз уеныбызны күрсәтү һәм, мөмкинлек туса, “Рубин”нан өстен чыгу”, – дигән клубның рәсми сайтына “Крылья Советов” командасының баш тренеры Андрей Тихонов.

“Крылья Советов” командасы бу сезонда Милли футбол лигасында чыгыш ясый һәм кабат премьер-лигага әйләнеп кайтуны максат итеп куя. Әлегә Самара командасы 19 турдан соң 38 очко белән икенче урында бара. “Рубин” премьер-лигада 14 турдан соң 18 очко белән 7 нче баскычка урнашты.

Шунысы да игътибарга лаек: кубок ярышларының 1/16 финал раундында "Крылья Советов" футболчылары кубокның гамәлдәге хуҗасы булган "Локомотив" командасыннан өстен чыккан иде (3:2).

"Рубин" – "Крылья Советов" матчы 19.00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100