news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары "Ростов" командасына оттырды

Казан командасы капкасына 4 тупның өчесен заманында Казан өчен чыгыш ясаган футболчылар кертте.

(Казан, 14 май, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Рубин" футболчылары Россия чемпионатының 28 нче турында читтә "Ростов" командасына оттырды – 2:4. "Рубин" командасы капкасына 4 тупның өчесен заманында Казан өчен чыгыш ясаган футболчылар – Сердар Азмун белән Кристиан Нобоа кертте.

"Ростов" исәпне уенның 8 нче минутында ук ачты – почмактан тибү башкарган вакытта Сергей Рыжиков саклаган капкага тупны Корбан Бердыев артыннан "Ростов" командасына "качып киткән" Иран һөҗүмчесе Сердар Азмун кертте.

Беренче тайм уртасына исәп "Ростов" файдасына 2:0 иде инде. Бу юлы кунакларның кыр уртасындагы ялгышыннан файдаланып, мәйдан хуҗалары тиз һөҗүмгә күчте һәм Дмитрий Полоз уңышка иреште.

Уенның икенче таймында "Рубин"ның исәпне кыскартуын көтсәк тә, өстенлек "Ростов" ягында кала бирде. Шуның нәтиҗәсендә "Рубин" капкасына тагын ике туп керде – 4:0.

"Рубин" футболчыларына "уяну" өчен үз капкасына 4 туп керттерү кирәк булган, күрәмсең – калган вакыт эчендә Хавьер Грасия шәкертләре 2 туп кертеп, исәп аермасын бераз булса да кыскарта алды.

Әлеге җиңелүдән соң "Рубин" 35 очко белән 9 нчы урында калды. 17 майда Казан командасы үзендә ЦСКА футболчыларын кабул итә.

Футбол. Россия чемпионаты. 28 нче тур. "Ростов (Ростов-Дон) – "Рубин" (Казан) – 4:2 (2:0).
1:0 – Азмун, 7
2:0 – Полоз, 19
3:0 – Азмун, 51
4:0 – Нобоа, 73
4:1 – Мвила, 75
4:2 – Канунников, 87

"Рубин"ның составы: Рыжиков, Нәбиуллин, Санчес, Камболов, Кузьмин, Мвила, Цакташ (Сонг, 76), Ткачук, Җамалетдинов (Жонатас, 55), Рочина, Канунников.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100