news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары Россия яшьләр җыелма командасының киңәйтелгән исемлегенә кертелгән

Яшь футболчылар Европа чемпионатына сайлап алу матчларын уздыра.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Евгений Бушманов җитәкчелегендәге Россия яшьләр футбол җыелма командасы тренерлар штабы 2019 елгы Европа чемпионатына сайлап алу матчларында катнашу өчен киңәйтелгән исемлекне игълан итте. Анда 28 футболчы кертелгән. Уеннарда катнашачак соңгы состав бер атнадан билгеле була – анда 23 футболчы гына калачак.

Киңәйтелгән исемлеккә Казанның «Рубин» командасы уенчылары – Илзат Әхмәтов белән Рифат Җамалетдинов та чакыру алган.

Илнең 21 яшькә кадәрге футболчылардан торган җыелма командасы 6 октябрьдә үзендә – Австрия һәм 10 октябрьдә читтә - Сербия командалары белән көч сынашачак. Уеннарга әзерлек 2 октябрьдә башлана.

Исегезгә төшерәбез, Россия җыелмасы сайлап алу этабында Сербия, Австрия, Македония, Әрмәнстан һәм Гибралтар белән бер төркемгә туры килде. Евгений Бушманов шәкертләре турнирның беренче матчында Әрмәнстан командасы белән тигез исәпкә уйнады (0:0), икенче турда Гибралтар футболчыларыннан өстен чыкты – 3:0.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100