news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары Россия кубогының алдагы раундына узды

Корбан Бердыев шәкертләре чирек финалга узу өчен "Крылья Советов" һәм "Локомотив" парының җиңүчесе белән көч сынашачак.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Рубин” футболчылары Россия кубогының 1/16 финал раундында “Оренбург” командасыннан өстен чыкты. Оренбургта узган матч Казан командасы файдасына 2:0 исәбе белән төгәлләнде.

Исәпне беренче тайм уртасына якынлашканда 21 яшьлек сакчы Егор Сорокин ачты. Бу аның “Рубин” составында керткән беренче тубы булды.

Ә уенга билгеләнгән өстәмә минутлар төгәлләнеп килгәндә Максим Лестьенн исәпне 2 туп аермасына җиткерде.

Россия кубогының 1/8 финал раундында “Рубин” командасы “Крылья Советов” һәм “Локомотив” парының җиңүчесе белән көч сынашачак.

Футбол. Россия кубогы. 1/16 финал раунды. “Оренбург” (Оренбург) – “Рубин” (Казан) – 0:2 (0:1).

0:1 – Сорокин, 29
0:2 – Лестьенн, 90+4.

“Рубин”ның составы: Джанаев, Кузьмин (Бауэр), Сигурдссон, Бурлак, Сорокин, Кудряшов, Сонг, Оздоев, Лестьенн, Җамалетдинов (Рочина, 76), Азмун (Канунников, 66).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100