news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары Россия кубогы өчен көрәштән төшеп калды

Корбан Бердыев шәкертләре Милли футбол лигасында уйнаучы "Крылья Советов" командасын ота алмады.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Рубин” футболчылары Россия кубогы 1/8 финал раундында Самараның “Крылья Советов” командасына оттырды. “Казан Арена” стадионында узган матч кунаклар файдасына 1:2 исәбенә төгәлләнде.

“Крылья Советов”ка җиңү китергән тупларны Сергей Корниленко (33 нче минут) һәм Азер Алиев (55 нче минут) кертте. “Рубин” 59 нчы минутта исәпне кыскартудан ары китә алмады. Гол авторы – Рифат Җамалетдинов.

Әлеге матчны тамаша кылырга “Казан Арена” стадионына 3411 тамашачы җыелган иде. “Рубин” беренче минутлардан ук уенны үз кулына алырга тырышты, бер-бер артлы мөмкинлекләр тудырды, әмма исәпне ача алмады. Беренче таймда гол кертердәй берничә мөмкинлеккә ия булып та, иран һөҗүмчесе Сердар Азмунның кабат уңышка ирешә алмавын күрдек. Ә Магомед Оздоев керткән голны хөкемдарлар санамады – офсайд.

Ә “Крылья Советов” мөмкинлекләрне аз тудырса да, алардан оста файдаланды. Башта, заманында “Рубин” өчен уйнап йөргән, Сергей Корниленко исәпне ачты, икенче тайм башында Азер Алиев аерманы ике тупка җиткерде

"Рубин"ның җавабы озак көттермәде – яңа гына уенга чыккан Рифат Җамалетдинов гол кертеп, тамашачыларда өмет уятса да, “Рубин” икенче тапкыр уңышка ирешергә сәләтле булып чыкмады – 1:2.

Шулай итеп, Корбан Бердыев шәкертләре Милли футбол лигасында уйнаучы “Крылья Советов” командасын ота алмады һәм кубок өчен көрәштән төшеп калды.

Россия кубогының чирек финалында Самара футблчылары Мәскәүнең “Спартак” командасы белән очраша.

Футбол. Россия кубогы. 1/8 финал раунды. “Рубин” (Казан) – “Крылья Советов” (Самара) – 1:2 (0:1).

0:1 – Корниленко, 33
0:2 – Алиев, 55
1:2 – Җамалетдинов, 59.

“Рубин”ның составы: Рыжиков, Нәбиуллин (Җамалетдинов, 46), Кудряшов, Сорокин, Гранат, Бауэр (Лестьенн, 63), Оздоев, Мвила, Камболов, Канунников, Азмун.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100