news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары Махачкалада "Анжи" командасын отты

Сергей Рыжиков уенның төп героена әйләнде.

 (Казан, 6 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Рубин" футболчылары Россия чемпионатыың 18 нче туры кысаларында Махачкалада "Анжи" командасын отты – 1:0.

Матчның беренче таймы кыр хуҗаларының өстенлеге белән узды. Хәтта алар беренче таймда исәпне ачу мөмкинлегенә дә ия булды. Бәхеткә күрә, 11 метрлы штраф тибүе вакытында "Рубин" капкачысы Сергей Рыжиков тупны тотып кала алды.

Ә икенче таймда "Рубин" уен җебен үз кулына алды. Матч азагына якынлашканда "Анжи" бер уенчыга азрак калды – 79 нчы минутта Афаг Эззатоллахи икенче сары карточкасын алды. Шуны гына көткәндәй Казан футболчылары һөҗүмгә күчте һәм Максим Канунников җиңү китергән туп кертә алды.

Футбол. Россия чемпионаты. 18 нче тур. "Анжи" (Махачкала) – "Рубин" (Казан) – 0:1 (0:0).

Гол: 0:1 – Канунников, 81.
 
"Рубин"ның составы: Рыжиков, Устинов (Карадениз, 79), Бурлак, Самбрано, Санчес, Камболов, Мвила, Ткачук (Цакташ, 56), Җамалетдинов, Канунников, Жонатас.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100