Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Рубин" футболчылары Мәскәүдә ЦСКА командасы белән очраша
Бүгенге очрашу ике команда арасындагы 37 нче каршылык булачак.
(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Бүген 4 матч белән Россия футбол премьер-лигасында чемпионатның 4 нче туры төгәлләнә. Казанның "Рубин" командасы Мәскәүдә ЦСКА футболчылары белән очраша. Матч 17.30 сәгатьтә башалан.
ЦСКА – "Рубин" матчын Санкт-Петербург хөкемдары – 44 яшьлек Владислав Безбородов җитәкләгән арбитрлар бригадасы хөкем итәчәк.
Ике команданың моңа кадәр үзара 36 тапкыр очрашуы мәгълүм: "Рубин" 10 матчта җиңү яуласа, ЦСКА исәбендәге җиңүләр саны ике тапкыр күбрәк. Моннан тыш 6 матч тигез исәпкә төгәлләнгән. Туплар аермасы – 29-50.
"ЦСКА командасының көчсез яклары бик аз булуын беләбез, ләкин, шуңа да карамастан, алар бар һәм без шулардан файдаланырга тырышачакбыз”, – дигән иде де Корбан Бердыев матч алдынанн уздырылган ачык күнегүләр вакытында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз