Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Рубин" футболчылары Мәскәүдә "Локомотив" командасын отты
Казан командасы 8 матчка сузылган җиңүсез сериядән котылды.
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Россия чемпионатының 26 нчы турында Мәскәүдә "Локомотив" командасына каршы яхшы уен күрсәтеп, Казанның "Рубин" футболчылары җиңүгә иреште. Исәп – 1:0.

Әлеге матчта бердәнбер тупны уенның 20 нче минутында, Мийо Цакташ биргән пастан файдаланып, ярымсакчы Денис Ткачук кертте.
Шулай итеп, Хавьер Грасия шәкертләре сигез матка сузылган җиңүсез сериядән котылды. Исегездә булса, "Рубин" соңгы тапкыр 6 мартта уңышка ирешкән – Махачкалада "Анжи" командасын откан иде (1:0).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз