Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
"Рубин" футболчылары кунакта чемпионат лидерын ота алмады
Мәскәүнең "Локомотив" футболчылары җиңү китергән тупны уен азагында гына кертте.
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Казанның “Рубин” футболчылары Россия футбол премьер-лигасының 19 нчы турында “Локомотив” командасына оттырды.
Россия чемпионаты кысаларында Мәскәүдә узган әлеге матч хуҗалар файдасына 1:0 исәбенә төгәлләнде. Чемпионат лидеры – “Локомотив” командасына җиңү китергән голны уенның 87 нче минутында Джефферсон Фарфан кертте. Ә аңа кадәр, матчның 80 нче минутында, “Рубин” командасы бер уенчыга азрак калды – Цезарь Навас кызыл карточка алды.
Әлеге җиңүдән соң “Локомотив” лидерлыгын ныгытса, “Рубин” 20 очко белән 12 нче урында калды. Шунысы да игътибарга лаек: “Рубин” 4 уен рәттән гол кертә алмый.
9 декабрьдә “Рубин” тәнәфескә кадәр соңгы матчын уздыра – Казанда “СКА-Хабаровск” командасы белән очраша.
Футбол. Россия чемпионаты. 19 нчы тур. “Локомотив” (Мәскәү) – “Рубин” (Казан) – 1:0 (0:0). Гол: 1:0 – Фарфан, 87.
“Рубин”ның составы: Джанаев, Бауэр, Камболов, Навас, Кудряшов, Нәбиуллин (Җамалетдинов, 90+1), МВилла, Оздоев, Цакташ, Азмун (Сорокин, 83), Кануннников.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз