news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары Казанда "Урал" командасы белән очраша

Матч 16.30 сәгатьтә башлана.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 10 нчы турында Екатеринбургның “Урал” командасы белән очраша.

“Рубин” – “Урал” уенын Мәскәү арбитры, 38 яшьлек Сергей Карасев җитәкчелегендәге бригада хөкем итәчәк.

“Рубин”ның моңа кадәр “Урал” командасы белән 10 тапкыр очрашканы бар: 7 матч Казан футболчыларының җиңүе белән төгәлләнгән булса, өч уенда Екатеринбург клубы уңышка ирешкән. Туплар аермасы “Рубин” файдасына – 15-8.

“Казан Арена” стадионында узачак бүгенге матч 16.30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100