news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары Казанда "Тосно" командасын отты

Казан клубының җиңелүләрсез сериясе 6 уенга җитте.

(Казан, 26 август, "Татар-информ"). "Рубин" футболчылары Россия чемпионатының 8 нче турында "Тосно" командасыннан өстен чыкты. "Казан Арена" стадионында узган матч 1:0 исәбе белән төгәлләнде.

Әлеге уенда бердәнбер голны имгәнүләрдән соң беренче уенын уздырган һөҗүмче Максим Канунников кертте. Исегездә булса, сезон башына ук сафтан чыккан уенчы соңгы 5 матчта уйный алмаган иде. Әлеге гол аның бу сезонда керткән беренче тубы булды.

"Рубин" командасы чемпионатта дүртенче җиңүен яулады. Шулай итеп җиңелүләрсез серия 6 матчка җитте.

Хәзер Казан командасы исәбендә 14 очко бар. Чираттагы уенны Корбан Бердыев шәкертләре 10 сентябрьдә Мәскәүдә "Спартак" командасына каршы уздыра.

Футбол. Россия чемпионаты. 8 нче тур. "Рубин" (Казан) – "Тосно" (Ленинград өлкәсе) – 1:0 (1:0). Гол: 1:0 – Канунников, 19.

"Рубин"ның составы: Рыжиков, Нәбиуллин, Мвила, Сигурдссон, Канунников, Лестьенн (Азмун, 60 (Сорокин, 82)), Гранат, Бауэр, Оздоев, Кудряшов, Карадениз (Цакташ, 75).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100