Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Рубин" футболчылары Казанда "Амкар" командасына оттырды
Казан командасы Россия чемпионатында рәттән дүртенче тапкыр оттыра.
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 12 нче турында “Казан Арена” стадионында Пермьнең “Амкар” командасына оттырды – 0:1.
Кунакларга җиңү китергән бердәнбер тупны Януш Гол уенның 83 нче минутында кертте.
Бу “Рубин” өчен Россия чемпионатында рәттән дүртенче тапкыр җиңелү булды. Шунысы кызык: әлеге 4 уенда да “Рубин” 0:1 исәбе белән оттырды.
Бүгенге матч Корбан Бердыевның “Рубин” белән уздырган 500 нче уен иде.
15 октябрьдә “Рубин” кунакта “Ростов белән очраша.
Футбол. Россия чемпионаты. 12 нче тур. “Рубин” (Казан) – “Амкар” (Пермь) – 0:1 (0:0). Гол: Гол, 83 нче минут.
“Рубин”ның составы: Джанаев, Кудряшов, Навас, Сигурдссон, Гранат, Бауэр, Мвила, Оздоев, Карадениз (Лестьенн, 73), Азмун, Канунников (Җамалетдинов, 62).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз