news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" футболчылары Казанда ачык күнегүләр уздырды

29 июльдә "Арсенал"га каршы матчта Тарас Бурлак белән Максим Лестьенн катнаша алмаска мөмкин.

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Рубин” футболчылары 29 июльдә “Казан Арена” стадионында Россия чемпионатының 3нче туры кысаларында Туланың “Арсенал” командасы белән очраша. Команданың шул уенга әзерлек уңаеннан уздырылган кичке күнегүләренең бер өлешен спорт журналистларына да карарга рөхсәт иттеләр.

“Рубин”ның үз клуб базасында уздырган күнегүләрдә ярымсакчы Максим Лестьенн белән Тарас Бурлактан кала барлык уенчылары да бар иде. Сүз уңаеннан, алар “Зенит”ка каршы соңгы уенда да катнашмады.

“Арсенал” – яхшы көндәш. Узган ел белән чагыштырганда, ул инде бөтенләй башка команда. Анда баш тренер булып Миодраг Божович билгеләнде. Ул – Россия футболын һәм менталитетны аңлый торган яхшы остаз. “Арсенал”ның беренче ике турдагы уены ошады”, – дип фикерен белдерде “Рубин”ның баш тренеры Корбан Бердыев.

Исегезгә төшерәбез, ике уеннан соң бер очко да туплый алмаган “Рубин” – 13нче, “Арсенал” 3 очко белән 8нче баскычка урнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot