news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары Көньяк Корея клубын отты

Иртәгә Казан футболчылары чираттагы контроль матчын уздыра.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). Испаниядә җыеннар уздыруычы Казанның "Рубин" футболчылары бүген Көньяк Корянең "Соннам" командасы белән контроль матч үткәрде һәм уңышка иреште – 2:0.

Әлеге очрашуда "Рубин" өчен җиңү китергән голларны Максим Канунников белән Денис Ткачук кертте. Иртәгә Казан футболчылары чираттагы контроль уен уздыра. Көндәше – Норвегиянең "Сарпсборгом 08" командасы.

Футбол. Контроль матч. "Рубин" (Казан, Россия) – "Соннам" (Көньяк Корея) – 2:0 (0:0).
1:0 – Канунников, 55
2:0 – Ткачук, 90.

"Рубин"ның составы: Рыжиков, Бауэр, Самбрано, Санчес, Устинов, Цакташ, Камболов, Әхмәтов (Җамалетдинов, 79), Ткачук, Карадениз, Канунников.

– Бик яхшы матч булды. Көндәш команда кискен каршылык күрсәтте. Шул сәбәпле уен башыннан ук югары темп алды. Дөресен әйткәндә, безгә һөҗүмнәр оештыру җиңел бирелмәде. Ничек кенә булмасын, мондый матчларда уйный белергә кирәк. Бу безнең өчен тигез уенда җиңү яулый алуга сынау булды, – диде "Рубин"ның баш тренеры Хавьер Грасия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100